Бергә планетаны чистарак һәм куркынычсызрак итик!

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Буа шәһәренең "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр батарейканың әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы икәнен беләләр һәм шуңа күрә аларны утильләштерү өчен җыялар. Тәрбияләнүчеләрнең экологик культурасын формалаштыру һәм балаларның һәм аларның ата – аналарының экологик аң-белемнәрен күтәрү-мәктәпкәчә учреждениедә үткәрелә торган акциянең максаты. Педагоглар балаларга батарейканың ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм алар белән ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген даими сөйлиләр. Һәм ел саен файдаланылган батарейкаларны 15-25 кг кадәр җыя һәм кабул итү пунктларына тапшыра.

Шуны истә тоту өчен, галимнәр бер батарейканың 2 агач үсә торган киңлекне агулый алуын исәпләп чыгарган.
Без буалыларны эко-акцияләргә кушылырга һәм әлеге чараларда катнашырга чакырабыз. Бергә без планетабызны чистарак итә алабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International