Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның зур гаиләсе өчен бәйрәм

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Кичә, 27 ноябрь көнне, Буа якташлыгы Буа районының мәрхәмәтлек йортында яшәүчеләр өчен чәй табыны оештырдылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Буа якташлыгы Ирек Закиров җитәкчелегендәге интернат-йорт тормышында актив катнаша, көнкүреш техникасы, мебель алуда ярдәм итә. Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчелеге һәм халкы мәрхәмәт һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибарлы булулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бәйрәм уңаеннан шулай ук ял үзәге хезмәткәрләре концерт программасы әзерләделәр. Буа шәһәренең "Кояшкай", "Дюймовочка" балалар бакчалары коллективлары һәм тәрбияләнүчеләре, беренче номерлы мәктәп укучылары аларны Әниләр көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International