Әлкәй авылында туып-үскән "Татплодовощпром" концерны җитәкчесе Раил Шаһетдин улы Зыятдинов авылдашларына изге эш башкарды-зиратта инвентарьны саклау өчен агач йорт төзүне оештырды, кирәк булганда намаз укырга була.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге зиратта аның әти-әнисе, туганнары, энесе, Татарстан Республикасының элеккеге Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов җирләнгән. Раил Шаһәтдин улы озак еллар авыл мәктәбенә, мәчетләргә матди ярдәм күрсәтте.
Авылдашлары аңа барлык изге эшләре өчен рәхмәтле. Яхшы эшләр өчен йөзләтә җәза булсын!