Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия хәбәр итә

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

"Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында " 2002 елның 25 июлендәге 115-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясындагы 4_7 пунктын үтәү йөзеннән, Россия Федерациясе территориясендә чит ил гражданнарын эшкә урнаштыру буенча хезмәт күрсәтүче оешмалар чит ил гражданын эшкә алган көннән өч эш көне эчендә бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлегенә хәбәр итәргә тиеш(телефон: 8 (84374) 3-40-91).

Россия Федерациясе территориясендә чит ил гражданын эшкә урнаштыру турында хәбәр бирү тәртибе һәм аның формасы Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Россия Федерациясе территориясендә чит ил гражданнары (гражданлыгы булмаган затлар) хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында Россия Федерациясе Эчке эшләр Министрлыгы яки аның территориаль органы хәбәрләренең формалары һәм тәртибе турында»2018 елның 10 гыйнварындагы 11 номерлы боерыгы белән расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International