"Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә «Свяжская лига» ачык беренчелеге кысаларында "БВТ - Мөхтәсибәт" һәм "Шикәр заводы - Буагаз" командалары арасында волейбол буенча очрашулар узды. Техникум командасы мөхтәсибәт командасына җиңелде. Шикәр заводы һәм Буа газы спортчылары арасында уен бик киеренке булды. Икенче сетта шикәр заводыннан реванш алу мөмкинлеге туды, әмма нәтиҗәдә 23-25 исәбе белән җиңелде. Нәтиҗәдә: БВТ - мөхтәсибәте 0:2; Шикәр заводы- Буагаз 0:2.