Буа үзәк район хастаханәсе архивы 500 мең сумлык сертификат алды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда " Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы" конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Буа үзәк район хастаханәсе өченче урынны алды һәм 500 мең сумлык сертификатка ия булды. Беренче урын Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы архивы тарафыннан бирелде. Икенче урында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» Дәүләт автоном учреждениесе архивы булды.

Мәгълүматлар өчен, конкурс 2018 елның 4 октябреннән 16 ноябренә кадәрге чорда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан ике этапта үткәрелде. Беренче этапта экспертлар урыннарда саклагычларны бәяләделәр, икенче этапта катнашучылар үз проектларын ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, депутатлар һәм җәмәгать эшлеклеләре жюри әгъзалары алдында якларга тиеш иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International