Буада юбилярны котладылар

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү  “Гармония”үзәгендә өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карамакта  булган социаль ярдәм алучы Мансур Фатых улы Фатхуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Үзәк хезмәткәрләре юбилярга нык сәламәтлек, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәвен теләделәр.

Масур Фатых улы тыл хезмәткәрләре, хезмәт ветераны, 40 елдан артык туган районына хезмәт итә. 1963 елдан 1989 елга кадәр сельхозтехниканың район ара бүлегендә җитәкче булып эшли. 1989 елда лаеклы ялга китә.

2016 елдан Мансур Фатых улы өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә карамакта тора. Социаль хезмәткәр Низамутдинова Сириня үз вакытында килеп сыйфатлы көнкүреш хезмәте күрсәтә.

Юбиляр үзенең актив, оптимист булуы белән күпләрне сокландыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International