Татарстан Росреестрында чираттагы видео аша кабул итү булды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Адда Зәйдуллина skype сервисы аша мөрәҗәгать итүчене видеокабул итү үткәрде. Казанның бер бакчачылык ширкәте рәисе гомуми файдаланудагы җирләр мәсьәләләре буенча онлайн-консультациягә мөрәҗәгать итте.  Видео аша кабул итү вакытында мөрәҗәгать итүчегә катлаулы ситуациянең барлык нечкәлекләрен ачыкларга ярдәм иттеләр.

Татарстан Росреестры идарә җитәкчелеге белән турыдан-туры элемтәгә керү һәм, өйдән яки эш урыныннан чыкмыйча, ведомство эшчәнлеге белән бәйле сорауны теләгән һәркем бирә ала, дип искәртә. Бу хезмәт мөмкинлекләре чикле, шулай ук авыл җирлегендә яшәүче кешеләр өчен дә уңайлы. Моннан тыш, видео аша кабул итүгә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән гражданнар мөрәҗәгать итә ала.

Кабул итүгә ничек язылырга?
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчелегенә видеоэлемтә буенча кабул итүгә эләгү өчен алдан ук skype@rosreestr.org электрон адреска гариза җибәрергә кирәк

Видео кабул итүгә ничек әзерләнәчәк?
Татарстан Росреестры белгечләре белән аралашу Skype буенча бара, шуңа күрә сездә әлеге сервис алдан билгеләнгән булырга тиеш. Урнаштырганнан соң анда теркәлергә, аннары, программаны эшләтеп җибәргәннән соң,  менюның югары юлында "Элемтәләр" разделын сайларга кирәк, ә ачылган исемлектә - «Яңа контакт».  Алга таба, сез   ачылган  «rosreestr.tatarstan» юлын күрәсез һәм «табу» төймәсенә басыгыз. Аста барлыкка киләчәк исемлектән  кирәклесен сайлагыз һәм «Өстәргә» төймәсенә басыгыз . Шуннан соң Татарстан Росреестры Skype тәрәзәсенең сул өлешендә сезнең контактлар исемлегендә чагылып, аралашу өчен мөмкин булачак. Шалтырату өчен, исемлектән кирәкле контакт сайлагыз  һәм "Видеозвонок" төймәсенә басыгыз. Игътибар! Видеозвонок өчен,  сезнең компьютер веб-камера һәм микрофон белән җиһазландырылган булырга тиеш.

Видеоприемга гариза ничек рәсмиләштерелә?

Видеоприемга язылу өчен алдан ук заявкада бирергә кирәк һәм анда түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: ФИО, логин Skype, телефон номеры (өй яки кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм сез теләгән сорау.

Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International