Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән чара уздырдылар. Алар өчен шәһәрнең Ял үзәге кинозалында «Байкал каникуллары» кинофильмын карау оештырылды.
Чараның төп максаты-балаларда Ватанга мәхәббәт, аның тарихын белү һәм өйрәнү, әхлакый-патриотик тәрбия бирү теләге тәрбияләү.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре һәм яшүсмерләр ял үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр. Чара балаларга бик күп кызыклы, танып-белү мәгълүмат алыр өчен мөмкинлек бирде һәм яхшы тәэсирләр калдырды.