Шушы көннәрдә, 28 ноябрьдә, Буа үзәк район хастаханәсенең клиник лаборатория эшчәнлеге табибы Захра Ташметова катнашында, «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән темага чара булып узды.
"Хөрмәтле балалар, бүген, СПИД корбаннарын искә алу көне алдыннан, без сезнең белән наркомания һәм ВИЧ - инфекция проблемалары турында сөйләшәчәкбез. Мин сезне әңгәмәнең актив катнашучылары булуыгызны, үз фикерләрегезне әйтүегезне үтенәм, һәм иң мөһиме, битараф калмагыз!",- дип чакырды Захра Алматовна җыелучыларны һәм ВИЧ нәрсә, кешеләрнең кайсы категориясен риск категориясенә кертергә мөмкин һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. ВИЧ-ул кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни иммун системасына зыян китерә торган вирусның кыскартылган исеме. Кешенең иммун системасын җимергән бу вирус аның башка йогышлы авырулар үсешенә ярдәм итә, чөнки иммун система организмны авыру микроорганизмнарыннан саклау сәләтен югалта. ВИЧ инфекцияле кеше вакытлар узу белән сәламәт кешеләр өчен бернинди куркыныч тудырмый торган микроорганизмнарга да ныграк кабул итә.
Очрашу ахырында Буа медицина училищесы студентлары, М. Вахитов исемендәге гимназия, 5 нче гимназия, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары «Жаза»дигән нәфис фильм карадылар.