2 декабрьдә Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлыгы очрашуы узачак.
Искәртеп узабыз, 1991 елда Буа районыннан чыккан якташлык булдыру инициативасы белән Камил Зыятдинов, Ислам Әхмәтҗанов, Наил Садыйков, Шамил Шаһиев, Фоат Гарифуллин чыгыш ясады. Якташлык район җитәкчелеге белән хезмәттәшлектә эшли, хәйриячелек, табигатьне, туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Берләшмә балалар йортларына һәм картлар йортларына ярдәм күрсәтә, күренекле шәхесләргә һәйкәл куюны башлап җибәрә, шулай ук зиратларны ремонтлау һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, халыкның икътисади һәм иҗтимагый проблемаларын хәл итә. Бүгенге көндә якташлык белән Ирек Закиров җитәкчелек итә.
Барлык якташларны да чакырабыз, чара 14: 00 сәгатьтә башлана.