Буа шәһәренең "Светофорик" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Бозда һәм суда сак бул!"дигән республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләр булдылар.
Бүген «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге» ФКУ территориясендә "Бозда һәм суда сак бул!"республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары һәм республиканың балалар белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре катнашты. Безнең районның "Светофорик" балалар бакчасы видеоролигы республика буенча иң яхшы 30на керде.
Чара барышында шулай ук балалар янгын сүндерү-коткару техникасы белән шәхсән таныша алдылар. Балалар һава мендәрендәге судноны, ТРЭКОЛ кар чанасын, SHERP кар чанасын, квадроциклны, кар чанасын, янгын автоцистернасын, коткару чараларын җентекләп өйрәнделәр.