Ветеринария техникумының “Ветеринар” студентлар отряды хезмәт семестрына нәтиҗә ясауга багышланган республика слетыннан күчмә байрак алып кайтты. Бу бүләккә ул иң яхшы ветеринария отряды буларак лаек булды.
– Без моңа дүрт ел дәвамында килдек. Җәйге каникулларда икешәр ай хуҗалыкларда хезмәт куйдык, – ди җитәкчеләре Надилә Әхмәтшина. Шундый тырышлык бе-лән әлеге вакыт эчендә республиканың төрле районнарында, хәтта чит төбәкләрдә дә танылырга өлгерә “Ветеринар” отряды. Кайда гына булсалар да, студент егет-кызларны укуларын тәмам-лагач эшкә килергә чакыралар. Надилә Григорьевна әйтүенчә, җитәкче-белгечләр булачак ветеринарларның белемле, җаваплы булуларын тиз күреп алалар. Анатолий Силин белән Руслан Матвеевның Воронеж өлкәсеннән шундый чакыру алып кайтулары турында язган идек инде. Быел укуларын тәмамлаган егетләр якынрак хезмәт урынын – Мамадыш районын сайлаганнар. Шушы көннәрдә генә алар инде буалы студентларны белгеч буларак каршы алганнар.
– Анда алты студент алты көн эчендә 8 мең баш сыердан кан алдык. Безгә бу эш барлык белгечләрне дә җәлеп иткән очракта да ике айга җиткән булыр иде, дип рәхмәтләрен җиткерделәр, тагын чакырачакларын әйттеләр, – диләр булачак ветеринарлар горурланып. Аларны Апас, Әгерҗе һәм, билгеле, Буа районнары хуҗалыклары да көтеп кенә торалар. Студентлар аларда җәй айларында да, уку вакытында да хезмәт куялар. Быел беренче тапкыр Кырымда булдылар. Бу хакта да газетабызга берничә тапкыр язарга өлгердек.
– Башта бераз авыррак булса да, тиз җайлаштык. Виноград җыярга да, утарга да, инвентарьләштерү үткәрергә дә, башкасына да өйрәндек. Киләсе елда җиңелрәк булачак, – диләр.
Хезмәт отрядында эшләүне дәвам итәргә теләүләре аңлашылды. Ә менә ветеринар хезмәте ни дәрәҗәдә җәлеп итә үзләрен, укуларын тәмамлагач, кайда эшләргә җыеналар? Бу сорауны да бирми калмадык. Җаваплар уңай булды. Әгерҗе районыннан килеп белем алучы Айзилә Мифтахова хуҗалыкта ветеринария табибы булып эшләргә тели.
– Миңа бу хезмәт бик ошый. Биредә укуыма шатланам, – ди ул.
Студентлар отрядының инде уку дәверендә үк шактый зур тәҗрибә тупларга ярдәм итүен әйтәләр. Хезмәтләренең күпсанлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, грантлар белән бәяләнүе тагын да дәртләнеп эшләргә, сынатмаска стимул бирә. Ә күчмә байрак – иң югары бәя.
– Өч ел рәттән шул исемне саклый алсак, байрак үзебездә калачак. Хәзер шуның өчен тырышачакбыз, – ди Надилә Григорьевна.