Буалылар кошлар турында кайгыртып

2018 елның 30 ноябре, җомга

Җиргә кар ятты. Бу кошлар өчен ачлык җитте, дигән сүз. Бәхеткә, мәрхәмәтле буалылар канатлыларга имин кышларга булышырга иренмиләр. Шәһәрдә   берничә елдан бирле аерым урыннарда җимлекләр тора. Шәһәрдә алар  мәктәпләр, балалар бакчалары, оешма-предприятиеләр карамагында. Ә менә нарат урманында кошларны табигатькә чыгучылар кайгырта.

Наратлык урманындагы җимлекләрне “Зөя буйлары” табигатьне саклау заказнигы хезмәткәрләре элгәннәр иде. Аларга мәктәп укучылары да кушылган. Кыскасы, бүген урманда аларның саны өч дистәгә якын. Эш көне булуга карамастан, урман тулы кеше. Кесәләренә кошларга күчтәнәч тыгарга да онытмаганнар.

– Урманга еш киләм, әбәзәтелне кесәгә көнбагыш салам. Аны килолап сатып алам. Кыздырмыйм, тозламыйм, кошларга ярамагынын беләм. Бик яратып ашыйлар. Әле кесәләремне бушаттым гына, - дип сөйләде безгә шәһәрле Михаил Осягин. Нәҗибә апа белән Гомәр абый Сафиннар да урманга көнбагыш алып килүләрен әйтәләр. Чаңгыда шуарга килгән Илдар Азизов бүген урманда кошларны беренче тапкыр ашатты. Без алып килгән ярмаларны җимлекләргә салгач,  иртәгә үзе азык алып киләчәген әйтте. Шунысы сөендерде: урманда җимлекләр буш түгел. Кайсында бодай, кайсында ярма, көнбагыш.  “Зөя буйлары” заказнигы  директоры Илнур Гыйбадуллин белдерүенчә, буалылар инде  кошларны ашатуга тәмам ияләшеп бара. Элек атнага өчәр тапкыр азык салырга килсәләр,  хәзер урман полосаларында, паркларда  җимлекләр санын арттырып, анда күбрәк йөриләр.

– Кошларны  кайгыртучылар саны арту сөендерә. Авылларда яшәүчеләр дә күбрәк активлашсын иде. Аннан шуны да искәртәсем килә: ярамаган җимнәр дә бар. Тозлаган, каклаган азык, чипсылар, кыздырган көнбагыш, кара ипи, җимеш төшләре  кошлар өчен куркыныч. Андый азыктан алар агуланырга мөмкин. Без бу хакта мәктәпләргә, балалар бакчаларына чыгып даими аңлатабыз, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International