Екатерина Яковлева V төбәкара фәнни-гамәли конференция дипломанты булды

2018 елның 30 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә, 28 ноябрьдә, Казанның 180 нче күппрофильле полилингвиаль гимназиясе базасында Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның V төбәкара фәнни-гамәли конференциясе һәм укулары узды. Конференциянең максаты: укучыларның Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнүгә кызыксынуларын стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Бу конференциядә якташыбыз, Буа муниципаль районы Чуваш Киштәге урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Екатерина Яковлева да катнашты. 

Ул уңышлы чыгыш ясады һәм мактаулы икенче урынны алды. Екатерина Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Аны уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International