Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә "ЮК" дип ничек әйтергә" исемлә уен - тренинг узды.

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген, 30 ноябрь көнне, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, Үзәк китапханәдә "ЮК" дип ничек әйтергә" исемле уен - тренинг үткәрелде. Анда "Буа үзәк район хастаханәсе" ДАССОның табиб - эпидемиологы Резедә Җәләлова һәм ТР Буа шәһәренең  аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында укучылар Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең дөнья җәмәгатьчелеге һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү өчен барлыкка килүен белделәр. Резедә Вадимовна балаларга аңлаешлы рәвештә наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә йогынтысы, СПИДны ничек йоктыра алуы һәм шуннан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.
Шулай ук балалар өчен «Яшьләр СПИДка каршы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда СПИДка каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы, хәзерге торышы һәм проблемалары, СПИД йоктыру юллары, Авыру билгеләре, аның белән көрәшү алымнары турында китаплар, вакытлы басмалар, буклетлар, белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International