Кан бүләк итеп-гомерне саклап каласың! Буалыларны 2018 елның 5 декабрендә Буа РҮХнә кан донациясе пунктына түбәндәге адрес буенча чакырабыз: Ефремов урамы -137, акушерлык корпусы, 1нче кат, ишегалды ягыннан керү (күрсәткечләр булачак).
Бу көнне 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр теләүчеләр кан тапшыра һәм район хастаханәсенең кан банкын һәм аның компонентларын тулыландыруга өлеш кертә алалар. Моның өчен үзең белән паспорт алырга кирәк, сезнең яшегез 18 яшьтән яшьрәк булмаска тиеш һәм сезнең кәефегез яхшы булырга тиеш