Кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милекне теркәү мәсьәләләрен хәл итәргә Росреестрның «кайнар линия» сендә ярдәм итәчәкләр

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

4 декабрьдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Росреестрның 10 еллыгы һәм Юристлар көне кысаларында Кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милекне теркәү сораулары буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

Казан халкы сорауларына Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк.
        Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында  Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр разделынды урнаштырылган.
        Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International