2018 елның 1 декабрендә М. Мозаффаров исемендәге 18 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар-музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укучылары өчен «Йөрәк белән тыңлаганда" II Республика ачык конкурс - фестивале узды. Конкурс-фестиваль инвалид балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларны реабилитацияләүгә һәм җәмгыятьтә адаптацияләүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Быел фестивальдә Татарстаннан 70тән артык укучы, 50 укытучы һәм 20 концертмейстер балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре катнашты. Буа районы Күл Черкене мәктәбе укучысы Станислав Долгиер "вокал башкару" номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды (укытучысы Гыймадиева Д. Р.). Станиславны бик яхшы чыгышы белән котлыйбыз һәм аңа яңа җиңүләр телибез.