Казанда Буа якташлык җәмгыятенең традицион очрашуы узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Кичә, 2 декабрьдә, Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлыгы очрашуы узды. Якташлар очрашуын ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов чыгыш ясады.

Ранис Рәфис улы буалылар исеменнән якташларга игелекле эшләре – районда да, Казанда да буалылар өчен социаль-мәдәни хәйрия акцияләре, торак пунктларны төзекләндерү буенча конкрет эшләр, халыкның социаль-икътисади проблемаларын хәл итүгә зур өлеш керткәннәре, танылган Якташларның истәлеген мәңгеләштерүдә зур өлеш керткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә, кадерле якташлар, Буа республикада район, бай тарихи-мәдәни мирас, кунакчыл, талантлы һәм хезмәт сөючән кешеләр буларак кабул ителә. Без уртак көч белән теләсә нинди проблеманы хәл итеп, икътисадны ныгыту, социаль өлкәне камилләштерү юлында һәм шуның нәтиҗәсе буларак, буалыларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын үстерү юлында теләсә нинди каршылыкларны җиңеп була алуына ышанабыз», - дип билгеләп үтте Ранис Рәфисович.

 

Бүләкләү тантанасын Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров алып барды. «Игелекле якташ» мактаулы исеме РФ Дәүләт премиясе лауреаты, ТР халык шагыйре Ренат Хариска, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыйматдиновка, «Татарстан» ДТРК директоры урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтовка, «Сувар» газетасы баш мөхәррире Константин Малышевка, ТР халык артисты Фирзәр Мортазинга һәм ТР халык артисты Раил Садриевка бирелде. Музыкаль коллективлар җитәкчеләре Инна Минхановага, Вера Евдокимовага һәм Наталья Раковага Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Тантана Буа яклары турында фильм күрсәтү белән дәвам итте. Чара кунаклары өчен районыбыз үзешчәннәре концерт программасы әзерләнгән иде. Алар чарада катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International