Ел саен декабрьненең беренче ункөнендә Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Бу чараларның максаты бөтен кешеләрнең хокукларын тигез булдыру һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашу.
Бу көнне дәүләт социаль хезмәтләр төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре уткәрелә. Шулай Буа районында 3-7 декабрь көннәрендә инвалидлар өчен түләүсез чәчтараш хезмәте (чәч кистерү) күрсәтелә, шәһәр мунчасында түләүсез юыну мөмкинлеге тудырыла.
3 декабрь көнне Буа шәһәре Мәдәни үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Смолфут” дип аталган 3 D мультфильмы күрсәтелде.
Мультфилм караганнан соң балалар өчен “Мөмкинлекләр дөньясында” дип аталган сәнгатьнең төрле төрләре буенча оештырылган мастер – класс үткәрелде. Бу чараның максаты: яшьүсмерләргә иҗатның тәмен җиткерү, сәнгатьтә үзеңне сынап карау һәм белем дәрәҗәсен арттыру иде. Чарада балаларга оригами, кәгазь, пластилин, табигать материаллары, төрле төстәге җепләр белән эшләү мөмкинлеге бирелде. Мастер – классны оештыруда мәдәният бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге, 1нче номерлы мәдәният мәктәбе белгечләре катнашты. Чара ахырында һәр балага тәм-том ашамлыклар җыелмалары тапшырылды.
Мондый очрашулар балаларны яңалыкка, бер – берсе белән аралышырга, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә өйрәтә.