Буалылар игътибарына! Өстәмә белем - уңышлы карьерага юл!

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

"Казан энергетика көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларын киң сайлап алу турында хәбәр итә. Казан энергетика көллияте Энергосистема һәм Россия Федерациясе икътисадының башка тармаклары өчен кадрлар әзерләү системасында белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе булып тора.

Илле елдан артык Казан энергетика көллияте Татарстан Республикасының һөнәри белем бирүнең инновацион үсеше һәм энергетика өлкәсе ихтыяҗлары таләпләренә туры китереп конкурентлыкка сәләтле белгечләр әзерләүне тәэмин итүче алдынгы һөнәри белем бирү учреждениеләренең берсе булып тора.
Һөнәри белем бирү дәвамлылыгы һөнәри белем бирү программалары белән билгеләнә һәм 3 айдан артмый, аерым очракларда – 6 ай. Дистанцион укыту, күчмә укыту һәм индивидуаль программа формалаштыру мөмкинлеге бирелә. Мультимедиа материалларына керү һәм кызыклы гамәли биремнәр тәкъдим ителә. Тиешле укуны тулы күләмдә һәм уку тәмамланганнан соң аттестацияне узган затларга билгеләнгән үрнәктәге документ бирелә.

Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-01-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International