"Юмарт сишәмбе"акциясе - "Даруларсыз сәламәтлек"

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

 

“Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында Буа муниципаль районындага халыкка  социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәре карамакта булган социаль ярдәм алучылар арасында “Сәламәтлек - даруларсыз” дип аталган акция уздырды. Акция инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылды.

Акцияның максаты: карамакта булган өлкәннәргә сәламәтлекне даруларсыз гына ничек сакларга, авырмаска икәнне аңлату иде. Медицина хезмәткәрен өлкәннәр игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Акцияда 22 мөмкинлекләре чикле,  карамакта социаль ярдәм алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International