Аның кысаларында район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары тәүлекнең караңгы вакытында йөргәндә җәяүлеләрнең киемнәрендә ут кайтаргыч элементлар булу-булмавын тикшерәләр. Чөнки республика юлларында төнлә юлны аркылы чыкканда, хәрәкәт полосасы кырыеннан атлаганда юл-транспорт һәлакәтенә очраучылар турында ишетеп торабыз. Бәхеткә, районда быел андый фактлар теркәлмәде.
Акция 10 декабрьгә кадәр дәвам итә.