“Мин үзем”, дип теле ачылган Кирилл Климконың бу үзсүзлегеннән әлегәчә тайпылганы юк. Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп, сау-сәламәт балалардан да яхшырак башкарырга тырыша.
Өч яшендә сөйләшә баш-лаган, җидедә атлап кит-кән егетнең үз-үзенә таләпчәнлегендә, укуга мөнәсәбәтендә, тормышка карашында әти-әнисенең өлеше дә зур.
– Улыбыз үзенчәлекле бала булуга карамастан, без моны сизмибез. Аны гадәти итеп күрәбез, жәл-ләмибез, таләпләр дә башкаларга кебек үк. Ул беренче чиратта үз-үзенә таянырга тиеш. Шулай тәрбиялибез, – ди әнисе Алена. Кая ул жәлләтү?! Егет үзе ярдәм итәргә ашкынып тора.
– Кулыңа сумкалар асып кайтканны күрсә, булы-шыйммы, дип хәзер килеп җитә, – ди күршеләре Мәсхүдә апа Гыйматдинова. Шундый кешелекле, ачык йөзле булганы, һәрвакыт елмаеп торганы өчен барысы да яраталар аны. 15 яшь тулган көнен дә онытмаганнар. Мәсхүдә апа үзе җитәкләгән “Мелиоратор” ТОС исеменнән егеткә телефон бүләк итте, аны иң изге теләкләргә “төреп” бирде. Кирилл ихлас шатланып, рәхмәт әйтте. Бу изге эштә ул үзе генә түгел. Егеткә берничә ел Буа электр челтәрләре коллективы ярдәм итә. Әнисе әзерләгән тәмле торттагы шәмнәрне дә бер генә өреп сүндерде. Көндез аның башка балалар кебек дәресләрдә утырасы, язасы, мәсьәләләр чишәсе, сорауларга җаваплар бирәсе бар. Аларны калдырырга, йомшаклык күрсәтергә ярамый. Бер елдан – тугызынчы сыйныфтан соң имтиханнар көтә.
– Географияне сайлармын, дип торам. Ул фәнне бик яратам. Географ булырга телим, – ди Кирилл. Моның шулай икәнлеге бүлмәсенә килеп кергәч үк аңлашыла – диварда карталар эленгән, өстәлдә глобус тора. Көндәлегендә дә бу фәннән “бишле”ләр генә. Хәер, башка предметлардан да шулай ук иң яхшы билгеләр генә тезелеп киткән. Ә портфолиосындагы грамоталарны санап бетерерлек түгел. Әллә никадәр конкурсларда призлы урыннар алган. Дәфтәрләрен дә карадык: язуы матур.
– Татар теленнән быел “дүртле” алганы юк әле. Бик тырыш ул. Әйткәнне үти, өй эшләрен эшләми калдырмый, – ди Зур Фролово мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Исмәгый-лева. Бишенче сыйныфтан Кирилл әлеге мәктәптә белем ала. Соңгы ике елда өйдә торып укый. Укытучыларының барысын да сагынып көтеп ала.
– Диагнозы катлаулангач, өйдә укуга күчерергә туры килде, – ди Алена Юрьевна. Кешеләр яратучы, үтә аралашучан Кирилл моны авыррак кичергән. Әмма әти-әнисе боегып утырырга ирек бирмиләр. Мәк-тәптәге барлык чараларга алып баралар. Шәһәрнең мәдәният учакларында узучыларында шулай ук беренче рәтләрдә кызыксынучан егет. Сыйныфташлары да ялгызын гына калдырмыйлар, диярлек. Еш шалтыраталар, киләләр дә. Әнә, туган көнендә телефоны иртәдән үк “җырлый” башлаган. Бары дәрес вакытында тынлык. Гөлнара Таһировна безгә керергә рөхсәт итте тагын. Кирилл татар теле һәм әдәбияты дәресләрен дә бик яратуын әйтте. Укытучысы белән саф татар телендә сөйләшеп, Туфан Миңнуллин, Муса Җә-лил иҗатына кагылышлы сорауларга төп-төгәл җавап бирде. Әле ул үзе дә шигырьләр яза, рәсем ясарга, фотога төшерергә ярата, компьютерда “йө-зә”. Энесе Артем кебек “Нәфис сүз” конкурсларында катнашырга, видеороликлар ясарга өйрә-нергә тели.
– Беренчесен төшерүгә Буа телевидениесенә би-рәм, – диде ул. Көтеп калабыз. Һәм барлык хыялларың тормышка ашуын, сәламәт булу-ыңны, якыннарыңны сөендерүеңне, максатчан, шат күңелле булып калу-ыңны телибез, Кирилл. Син барчабызга үрнәк!