Районның яшәү шартларын яхшырту һәм оешма-предприятиеләр керемнәрен легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе әгъзалары бу көннәрдә пенсия яше алдындагы гражданнар белән очраша.
Максатлары – андый хезмәткәрләрнең алга таба хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итүне гамәлгә ашыру буенча хәлне бәяләү һәм хокукларын аңлату. Пенсия алды яшендәгеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы документлар буенча аларны эштән азат итү һәм кабул итүдән баш тарту өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы кертелә. Икенчедән, эш бирүчеләр пенсия алды яшендәгеләргә ел саен түләүсез диспансерлаштыру узу өчен хезмәт хакын саклап 2 көн ял бирергә тиешләр. Шулай ук 55тән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 60тан өлкәнрәк ир-атларга 11280 сум күләмендә эшсезлек буенча пособие расланган. Әмма ул бер елдан да күбрәк вакыт түләнми. Пенсия яше алдындагылар кабат уку һәм квалификацияне үстерү курслары да уза алалар. Пенсиягә ике елга алдарак бу вакытка зур хезмәт стажы туплаучылар чыга ала. Хатын-кызларга лаеклы ялга 58 яшьтә китү өчен 37, ир-атларга 63тә пенсионер булу өчен 42 ел стаж кирәк булачак. Пенсиягә алдарак чыгу хокукы күп балалы әниләргә дә бирелә.