Инвалидлар декадасы кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада Буа машина төзелеше заводы, Буа икмәк заводы, «Авангард»ҖЧҖ вәкилләре катнашты. 25 вакансия тәкъдим ителде – кадрлар буенча әйдәп баручы инспектор, слесарь-сантехник, диспетчер, няня, бухгалтер, экспедитор, сатучы, эш урыннарын җыештыручы, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече һәм башкалар.
Эш эзләүдә ярдәм сорап утыздан артык кеше мөрәҗәгать иткән, аларның күбесе ир-атлар.