Ел саен 9 декабрьдә Россия Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шул көнне 1769 елда Екатерина хәрби батырлык өчен Изге Георгий исемендәге хәрби орденын оештырды. Хәзерге Россиядә, парламентарийлар тиешле закон проектын кабул иткәндә, «Ватан Геройлары көне» истәлекле дата 2007 елда билгеләнде. 9 декабрьдә Буада Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг узды. Анда Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин, Буа яшьләре һәм халкы катнашты. Митингта катнашучылар Ватан хакына чын батырлыклар кылган кешеләр турында сөйләделәр. Соңыннан батырлар һәйкәлләренә чәчәкләр багладылыр.