Авангард " ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

8 декабрьдә Буа районының " Авангард" ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә, 2018 елгы урып-җыю эшләренә йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды.
"Авангард" ҖЧҖ генераль директоры Николай Курчаткин бер ел эчендә ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар белән таныштырды, яхшы эшләре өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. Җыелган халыкны «Ак Барс» Холдинг компаниясе " АҖ генераль директоры Иван Егоров, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Чуваш Республикасы районнары башлыклары котлады. Акчалата премияләр һәм бүләкләр алу өчен сәхнәгә йөздән артык алдынгы кеше күтәрелде.
Ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә автомобильләр тапшырылды. «Лада Приора» автомобиле белән «Авангард» ҖЧҖ тракторчысы Илдар Гыйльманов, «Цивильский Бекон» филиалының дуңгызчылык комплексының өлкән операторы Татьяна Федорова Шевроле Нива автомобиле белән, «Коммуна» ҖЧҖ механизаторы Илдус Рәхимҗанов «ВАЗ-2107» белән бүләкләнде. Шулай ук хезмәт автомобильләре, МТЗ-82 тракторлары, төягеч техникасының ачкычлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International