8-9 декабрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Илһамият – Вдохновение " Халыкара балалар яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсы булып узды. "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре Галимов Тимур, Заһидуллина Динара, Дәүләтшина Динара һәм Ильин Даян үзләренең җитәкчеләре Мәүлетшина Л. Р. һәм Сәйфетдинова Г. Р. белән бергә конкурста катнаштылар һәм ике номинациядә чыгыш ясадылар: вокал һәм сөйләм башкаруы. Вокал номинациясендә 3 дәрәҗә дипломант, сөйләм башкаруы номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат булдылар.
Яшь йолдызчыкларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез.