Ватан Геройлары көненә Буада чаңгы ярышлары узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Чаңгы базасында егетләр һәм кызлар арасында Ватан Геройлары көненә багышланган "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык шәхси беренчелеге узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 2002 елда туган егетләр арасында 1 урынны Буа шәһәренең 2 нче лицее укучысы Семен Тарасов, 2 урынны Буа ветеринария техникумы студенты Данил Сидоров алды. 2001-2002 елгы кызлар арасында  1 урын Алия Сөләйманова, 2 нче лицей укучысы, 2 урын Карина Александрова. 2003 һәм аннан яшьрәк егетләр арасында 1 урын Сергей Никоноров, 2 урын Константин Сайкин, 3 урын Михаил Андреев. 2003 һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 1 урынны Адав - Толымбай мәктәбеннән Елизавета Казначеева, 2 урынны Вәсилә Җаббарова алды. 3 урын-Светлана Сайкина. 2000 һәм аннан өлкәнрәк ир - атлар: 1урын Сергей Трофимов, 2 урын - Инсаф Гыймалетдинов, 3 урын-юрист Иванов. 2000 һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар: 1урын Татьяна Иванова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International