Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Буа станциясенең хәрби һәм хезмәт даны бүлмә-музеенда булдылар.

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген, 11 декабрь көнне Буа шәһәренең "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Буа станциясенең хәрби һәм Хезмәт даны бүлмә-музеенда булдылар. Музей җитәкчеләре Нигматуллиннар Илгиз Фәйзер улы һәм Татьяна Николаевна экскурсия барышында балаларны Буа тимер юлы тарихы белән таныштырдылар, буалыларның Сталинград сугышында җиңү өчен стратегик әһәмияткә ия булган, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү якынлашуына өлеш керткән Свияжск – Ульяновск тимер юл линиясе турында сөйләделәр.
Балалар зур кызыксыну белән сөйләгәнне тыңладылар, агач күпер, тимер юл макетларын, борынгы предметларны һәм вокзалның иске бинасы, йортларның фоторәсемнәрен карадылар. Викторинада катнашып алар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, соңыннан музей җитәкчелегеннән грамота һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International