Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль хезмәткәрләр Эльвина Санатуллина һәм Рөстәм Хуҗиев, Казан шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Сиринә Мурзакова һәм ЮХИДИ инспекторы Алмаз Кәримов лицей-интернатның яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды белән берлектә яктылыкны чагылдыручы элементлар популярлаштыру буенча рейд үткәрделәр.
Рейд барышында җәяүлеләр белән яктылыкны чагылдыручы элементлар куллану һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде, аннары белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы брелкалар таратылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елның ун аенда Татарстан автомобиль юлларында меңнән артык юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 96 кеше һәлак булган. Шуларның сиксәннән артыгы тәүлекнең караңгы вакытында Торак пунктлардан читтә ут кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр белән юл-транспорт һәлакәте булган. Мондый аварияләрдә 34 кешенең гомере өзелгән.
Полиция хезмәткәрләре 12.29 нчы статьяның 1 пункты 4.1.пунктчаның нигезендә торак пунктлардан читтә йөргәндә мондый элементлар булмаган җәяүлеләр биш йөз сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин.