Буа кызы "Татар кызы" республика конкурсында "Зирәк кыз" номинациясендә җиңүче булды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Казан медицина көллияте базасында Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү оешмалары студентлары арасында "Татар кызы" республика конкурсы булды. "Буа медицина училищесы" ДАҺБУ данын "шәфкать туташы" белгечлеге буенча 401 нче төркем студенткасы Зилә Гайнуллова яклады. Конкурс берничә турдан торды. "Мин татар кызы" самопрезентация барышында Зилә үзен тәкъдим итте, үз талантларын күрсәтте. Ул профессиональ бии, моны "Эпипэ"халык биюен башкарганда жюри әгъзалары билгеләп үтте. Шулай ук ул искиткеч остабикә, каклаган каз милли ризыгын тәкъдир итү вакытында күрсәтелде. Татар телен, тарихын, мәдәниятен, фольклорын, халык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын югары белүе интеллектуаль конкурс күрсәтте. "Сак-Сок"татар халык әкиятеннән өзек уку залдагы көчле хисләр уятты. Зилә "Туган ягым-горурлыгым" дип исемләнгән экскурсия - презентация барышында шәһәребезнең һәм Буа муниципаль районының матурлыгын, көчен һәм данын күрсәтте. Зилә һәр сынау җиңеллек белән үтте һәм "Зирәк кыз"номинациясендә җиңүче булды.
Зиләне уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International