Буа туган якны өйрәнү музеенда " Конституция сәгате"узды. Әлеге чара үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Р.Сагдиев исемендәге мәктәп укучылары белән үткәрелде һәм ул РФ Конституциясе көненә багышланган иде. Әйдәп баручы китапханәчеләр Лариса Чинахова һәм Резедә Закирова видеоматериаллар ярдәмендә укучыларны кабул итү тарихы һәм Россия Федерациясенең Төп законы нигезләмәләре белән таныштырдылар. "Конституция сәгате" ахырында үткәрелгән викторина шуны күрсәтте: сигезенче сыйныф укучылары алган белемнәрен яхшы үзләштерделәр һәм көндәлек тормышта алардан уңышлы файдалана алачаклар.