Кичә, 14 декабрьдә, ял үзәге белгечләре тарафыннан Буа шәһәренең Лицей-интернаты укучылары өчен «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы киномарафон оештырылды. Бу тема буенча лекция белән балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч–инспектор Гөлнара Хәкимова чыгыш ясады. Ул наркотик матдәләр куллану белән бәйле хокук бозулар турында сөйләде, "спайс"темасына кагылды.
Чара ахырында балалар магнитлар һәм буклетлар алдылар, "Байкал каникуллары"фильмын карадылар.