Буа балалар сәнгать мәктәбенең «Альянс» хореография коллективы уңышы

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Казанда хореография һәм бию спорт төрләре буенча "Бию Олимпы " Халыкара конкурсы узды.
13-15 яшьлекләр арасында "Халык биюе" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә Буа балалар сәнгать мәктәбенең «Альянс» хореография коллективы, җитәкчесе А. Р. Вәлиева, лаек булды. Жюри составында хореограф, ТНТның «Танцы» тамашасында җиңүче Илшат Шабаев, «Заманча бию мәдәнияте һәм сәнгате берлеге» президенты Анжелика Нестерова һәм башкалар бар иде.
"Альянс" коллективын котлыйбыз! Яңа үрләр яулауларын, иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International