Биектауда кичә "Спартак" Кубогына волейбол буенча республика турниры узды. Ярышларның җиңүчесе булып Казан командасы танылды. Икенче урынны Буа муниципаль районы җыелма командасы яулады! Безнең волейболчылар Әлмәт командасы 2:0, Буа-Яр Чаллы командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Казан шәһәре командасына буалылар 2:0 исәбенә оттырды. Спортчыларыбызны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!