Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе салым түләүчеләрене хәбәр итә

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара салым инспекциясе салым түләүчеләрене исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы федераль закон белән 22.05.2003 елдагы 54-ФЗ номерлы "Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә контроль-касса техникасын теркәү һәм куллану турында хәбәр итә.

Федераль закон тексты 2016 елның 12 июлендә "Федераль чыгарылыш" газетасында (151) дөнья күрде.
Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчкәндә, салым түләүчеләр өстәмә өстенлекләр алалар, аерым алганда:

1. Контроль-касса техникасын онлайн салым органына визитыннан башка теркәү мөмкинлеге, бу салым түләүченең вакытын һәм акчасын шактый экономияли.

2.  Бзнес-аналитиклар онлайн куллану, бу уз бизнесы булганнарга нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк

3. Сатып алучыга чек тасмасын чыгымсыз электрон чекларны җибәрү мөмкинлеге

4. Беренчел исәп документларын мәҗбүри алып барудан баш тарту («КМ»формалары).

5. Намуслы салым түләүчеләрне тикшерүдән гамәли баш тарту.

6. Намуссыз салым түләүчеләрнең үзенең салым бурычларын законсыз рәвештә киметергә һәм конкурент өстенлекне гаделсез алырга мөмкинлекләрен бетерү хисабына сәламәт конкурентлы шартларда бизнес алып бару.

7. Чыгымнарны мәҗбүри техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту һәм фискаль тупланманың хезмәт итү срогын арттыру хисабына киметү

8. Бизнес өчен уңайлы онлайн-сәүдә итү, ә нәкъ менә: чекларны бастыру һәм аны сатып алучыга җиткерү зарурлыгы юк, аны электрон рәвештә җибәрү дә җитә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International