Буа шәһәренең үзәк мәйданында шугалак ачылды! Барлык буалыларны һәм Буа районы кунакларын шугалакта шуарга чакырабыз! Әгәр сездә үз тимераякларыгыз юк икән, сезнең өчен прокат эшли! Эш режимы: эш көннәрендә (дүшәмбе - җомга) 15: 00 дән 20: 00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә (шимбә - якшәмбе) 13: 00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр. 16 яшькә кадәрге балалар өчен прокат бәясе 60 сум, өлкәннәр өчен 100 сум. Үз тимераяклары белән керү бушлай.
Моннан тыш, Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасының беренче катында кайнар чәй, кофе, сок эчәргә була, тәм-томнар сатыла.