Ульяновск шәһәрендә туып-үскән Владислав Калашников 25 яшендә Әлши авылына кайтып йорт сатып ала, терлекләр һәм үз күлендә балыклар үрчетә башлый.
Ничек сөтнең-итнең кибеттә сатылганын гына күргән егет, турысын әйтсәң, тирес арасына кайтып эшләргә хәл кылган? Ирекле баштан бит әле.
– Җәйге каникулларны Әлшидә, әби-бабайда уздыра идем. Авылның һәрбер тыкрыгы таныш миңа. Шәһәр квартирасында рәхәтләнеп яшәмичә, бирегә терлек тиресен чистартырга кайттың, диючеләр дә бар. Ә миңа анда кысан, сулыш җитми, ә авылда рәхәт. Ульяновскка гаиләм янына кайтып йөрим, ә ялларда алар монда кайта, – ди Владислав.
Гаиләсен авыл һавасында ял иттерер өчен ул иске йортны яхшы итеп ремонтлаган, барлык уңайлыкларны тудырган. Аның тирәсендә терлек абзары, җәйге лагерь торгызган. Хәзер аларда 20ләп баш дуңгыз, төрле токымлы 25 баш ат асрый.
– Алдан гаиләгә ит булсын дип кенә сарык асрадым, аннан дуңгызларга күчтем, алар янына берничә баш ат та сатып алдым. Тора-бара иткә һәм асрарга сатып алучылар да күбәйде, Ульяновсктагы дуслар, танышлар сорый, – ди ул.
Моның белән тукталып калырга да җыенмый Владислав. Киләчәктә атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнмәкче. 10-15ләп яхшы токымлы тайлар тудыручы бияләр тотасы иде, ди. Шуңа да зуррак абзар ясарга һәм терлек санын арттырыр өчен киләсе елларда дәүләт программаларында катнашырга ниятли. Бу хуҗалыкны җәелдерергә менә дигән ярдәм булыр иде, дип тә өсти, чөнки әлегә кергән акчаның күп өлеше иген, печән, салам сатып алуга китә.
Терлек асрау Владиславның төп эше булса, әле аның хоббие да бар. Монысы инде үзе өчен. Бакча урынына күл казытып, анда табан һәм карабалыклар үрчетә ул. Аларны башка күлдән тотып кайтып, бирегә җибәргән, катнаш азык сибеп ашата.
– Өстәлемдә бер көнне үзем үстергән ит, икенче көнне балык. Шәһәрдә яшәсәң, кайдан мондый нигъмәтне аласың?! Сатып алган икенче төрле инде ул. Ә монда үзеңнеке “натуральный”. Эше булса да, ашы да бар, – ди Владислав Калашников.
Ә без бу шәһәр кешесенең үҗәтлегенә, авыл тормышына “ябышып ятуына” сокланып кайттык. Ә “эш юк”, дип зарланучылар азрак уйлансыннар, диясе килә.