Буада хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең, районның наркотикларга каршы һәм террорчылыкка каршы комиссияләренең киләсе елга эш планнары турында фикер алыштылар.

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә, 19 декабрьдә, Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында район башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең, Буа муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиянең, террорчылыкка каршы комиссиясенең уртак утырышы узды.

Утырыш барышында җыелган кешеләр 2019 елга эшне планлаштыру турында фикер алыштылар. Шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарны, потенциаль куркыныч объектларны, Буа муниципаль районы һәм шәһәре территориясендә урнашкан тормыш белән тәэмин итү объектларының террорга каршы яклануы турында да сүз барды. Буа, районда наркоситуация, балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре, легаль булмаган рәвештә җитештерелгән алкогольне, шул исәптән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлдерелгән эшчәнлек торышы турында.

Утырышта Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән шәһәрендәге бүлеге хезмәткәре, Буа муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасары Марс Гафиатуллин катнашты. Ул яшьләр арасында социаль куркыныч хәрәкәтләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International