Буа шәһәренең ял итү үзәге республика муниципаль берәмлекләренең иң яхшы киноучреждениеләре арасына керде

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең "Мир" кинотеатрында ТР "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең йомгаклау киңәшмәсе узды. Республика киңәшмәсендә Буа муниципаль районының мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймранов һәм Буа шәһәренең ял үзәге директоры Илнар Талипов катнашты. 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча Буа шәһәренең "Ял итү үзәге" муниципаль кинотеатрлары арасында "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иң яхшы киноучреждениесе" номинациясендә өченче урын алды. Татарстан киносын алга этәрүдә шәхси өлеше һәм 2018 елда уздырыла торган чараларның югары дәрәҗәсе өчен ял үзәге директоры Илнар Талиповка диплом тапшырылды. Әйтергә кирәк, ике ел элек бу конкурста район 26 нчы урында иде, узган ел 6 нчы урынны алды, быел 3 нче урында. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International