Кичә, 20 декабрьдә, "Пирамида " мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрә торган «ЭКОлидер» республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, республиканың иң экологик предприятиеләре, табигатьне сакларга өйрәтә торган уку йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм халыкны экология мәсьәләләрендә белем бирүче журналистлар катнашты.
Республика экоконкурсында җиңүчеләр арасында Буа шәһәре дә бар. «Шәһәр территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен» номинациясендә икенче урын өчен Диплом һәм 50 мең сумлык сертификат Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаровка Татарстан экология министры тапшырды. Шулай ук «Агро - һәм урман сәнәгате» номинациясендә икенче урынны "Авангард" ҖЧҖ алды, лаеклы бүләкне предприятиенең генераль директоры Николай Курчаткин алды. "Вакытлы матбугатта иң яхшы публикация" номинациясендә 3 урын һәм 10000 сумлык сертификат "Байрак (Байрак)" район газетасы журналисты Әлфинур Йосыпова алды.