Теркә, аннан йөр

2018 елның 21 декабре, җомга

Районда традицион «Снегоход» операциясе башланды. Аның барышында Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аучылык хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар оештыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа районы бүлеге башлыгы Евгений Разбитнов әйтүенчә, рейд барышында юлдан читтә йөрерлек моточаралар хуҗаларының теркәү документлары һәм әлеге техника белән идарә итү хокукы бирә торган тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булу мәҗбүри рәвештә тикшерелә. Соңгы вакытта аеруча кышкы балык тотарга яратучылар, мотобуксировщиклар арасында популярлашып китте. РФ Хөкүмәтенең 1994 елның 12 августындагы 938 номерлы карары нигезендә, алар шулай ук мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш, әлеге техник чараларның хуҗалары «АІ»рөхсәт категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булырга тиеш. Мотобуксировщиклардан файдалануның күзәтүсезлеге аның хуҗасы да, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра. Шуңа күрә Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы үз вәкаләтләре кысаларында мотобуксировщик хуҗаларын да, башка мотоведорожник хуҗаларын да, административ җаваплылыкка тартырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International