Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре белән очрашу узды

2018 елның 21 декабре, җомга

Бүген Ял итү үзәгендә Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Харис Мусин, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, «Буа урманчылыгы» җитәкчесе Илнар Гатауллин, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары катнашында мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашты.

Укучыларны вуз, аерым алганда, урман хуҗалыгы факультеты эшчәнлеге белән таныштырдылар. Университет вәкилләре урманның экологик әһәмияте, урманчы һөнәре, факультетны тәмамлаучыларга ихтыяҗ һәм кабул итү шартлары турында сөйләделәр.

Шулай ук һөнәри юнәлеш бирү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек кысаларында Казан дәүләт аграр университеты, Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Буа урманчылыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International