Яңа ел алды-теләкләрне үтәү вакыты

2018 елның 21 декабре, җомга

Яңа ел алды-теләкләрне үтәү вакыты. Безнең һәрберебез бу чорда ниндидер яшерен нәрсә турында хыяллана.
Күп балалы Аитова Екатерина Николаевнаның балалары тимераякта шуарга яраталар, алар - «Арктика»боз сараена даими килүчеләр. Тик алар бишәү һәм әниләре аларны бер үзе тәрбияли, һәм тимераяклар аларның зур бердәм хыялары иде.
Куравиннар гаиләсендә 5 бала тәрбияләнә. Гаиләдә туйдыручы ул бары әти генә. Әни Ольга Анатольевна бала карау буенча ялда һәм ул балаларга яхшы кышкы киемнәр сатып алырга теләге зур иде.
Чуйкиннарның яшь гаиләсендә озак вакытлар улларының авыруына һәм аны дәвалау зарурилыгына бәйле рәвештә балалар коляскасын һәм карават алу мөмкинлеге булмаган.
Гайнетдинова Диләрә, сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы " Преодоление" клубының актив әгъзасы булып тораУл ел буе ноутбук аша, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге турында хыялланган иде.
Буа муниципаль районы башлыгы Марат Азат улы Җаббаров аларның хыялларын тормышка ашырды. Һәм иң мөһиме -ул бу гаиләләргә могҗиза һәм Яңа ел могҗизасына ышаныч бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International