26 декабрьдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында туры эфир була.
"Рабочий полдник" шоу-программасы кысаларында дәүләт регистраторы радиотыңлаучыларга "2019 елның 1 гыйнварыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында" законның төп нигезләмәләрен аңлатачак.
Тыңлаучылар үзләренең сорауларын WhatsApp-канал буенча 7 927 242 10 28 номеры буенча бирә алалар. Радио 102,8 FM дулкыннарында эшли. Әлеге дулкында программаны Казанда яшәүчеләр генә түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Радиоэфирны онлайн режимда дөньяның теләсә кайсы почмагында Бим-радио рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.