Кичә, 24 декабрьдә, Буа районының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре Динар Низамов һәм Нурзель Галимова, Кыш Бабай һәм Кар кызы образларында Адав-Толымбай һәм Тойгелде авылының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән килгән балаларга бүләкләр өләштеләр.
Яңа ел чарасын оештыруда аларга район эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы, «Форпост» отряды әгъзалары ярдәм итте. Мәсәлән, форпостчылар балалар өчен яңа ел әкияте куйдылар.
Чара кысаларында быел Полиция Кыш бабае 92 Яңа ел бүләге, шулар арасында 1 яшькә кадәрге ун балага бүләк тапшырды.