Буалылар "Алтын йөзлек – 2018" конкурсында җиңүчеләр арасында

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Эшкуар йортында республиканың иң яхшы эшкуарларының исемнәрен атадылар. Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, «Алтын йөзлек» дә катнашу бизнес үсешенә ярдәм итә. "Эшмәкәр булу-ул абруйлы һәм отышлы», - дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.
«Ел эшкуары. Алтын йөзлек-2018» - ул Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында ел саен үткәрелә торган конкурс. 
Буа районын конкурста лаеклы тәкъдим иттеләр һәм җиңүчеләр булдылар:
– «Предприятие-Экспортер» номинациясендә – "ТАГРО" (җитәкчесе Болотов Евгений Владимирович);
– "Авыл хуҗалыгы" номинациясендә - "Полба М" (җитәкчесе Фәсхиев Марат Әхкам улы) һәм ИП Чернов предприятиесе (җитәкчесе Чернов Александр Юрьевич).
Җиңүегез белән котлыйбыз һәм якынлашып килүче Яңа 2019 елда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International